Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битБлогларГөлнур Сафиуллина → «Муллага бармасаң, 100 мең түлим...»


«Муллага бармасаң, 100 мең түлим...»

Гөлнур Сафиуллина
Гөлнур Сафиуллина
журналист, «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары
100 мең. 

Сезнеңчә ничек  – зур акчамы бу, әллә түгелме? Бер ел элек кенә кавышкан яшь гаилә өчен дип соравым. Әле генә көтеп алган нәниләре туган яшь әти белән әни өчен. Кечкенә бәбигә шундый күп кирәк бит хәзер! Дус кызларныкы кебек матур карават та аласы килә, баланы биләүсәләргә өстәл дә... Коляска да кешенекеннән ким булмасын иде... Бүгенге бәбиләр дүрт ай булганчы бәби чүпрәге эчендә ятмый, аларга хәзер тууга күлмәк кирәк, чалбар, куртка, итәк... Кыскасы, зурлар нәрсә кия – шул кирәк. Кечкенә кеше бик тиз үсә бит ул – шулай булгач, ай саен яңа кием кирәк әле аңа. 

Ярый ла яшь әнинең сөте булса. Ә булмаса? Бәбигә ризыкны сатып ала башласаң? Аңа киткән акчаны санарга да куркам... 

Яшьләрнең үзләренә дә аз кирәкми бит: аларның да кеше кигәнне киясе, кеше күргәнне күрәсе, кеше барган җиргә барасы килә. Бүген яшисе! (Моның өчен аларны берничек гаепли алмыйбыз – заманасы шундый.)
Болар өстенә, яшь гаилә әле кеше почмагында гына торса? Бер ай белән икенче айның арасы шундый якын бит ул... Ә бәлки алар ипотека түлидер? Ике яшь гаиләнең берсе ипотекага алган фатирда яши бит хәзер. 

Боларны озак итеп санавымның сәбәбе шул – мин бу яшь гаиләнең ничек, нинди шартларда яшәвен белмим. Ничек кенә булса да, әлеге гаиләгә 100 меңнең бер дә артык түгеллеген генә әйтергә телим. 

Инде төп сүзгә күчәм. 

Бер танышым сөйли. 

– Күршеләребез Марина белән Игорьнең кызлары бала тапты. Катнаш гаиләдә гадәттә шулай бит инде – проблемалар бала тууга башлана...  Кызлары иренең мәчеткә барып, сабыйга мулладан исем куштырырга теләвен белеп алган. Игорь киявен чакыртып сөйләште. «Бу эшне эшләмәсәң, 100 мең акча бирәм», – дигән. Тик кияү акчаны алмаган... Бик борчылып торганнар иде инде, кичә кызлары елап шалтыраткан: «Балага мулладан исем куштырды. Хәзер нишләргә инде?» – дип...

Бу яшь әтигә Ходай түземлек бирсен инде, гаиләсен саклап калырлык сабырлык бирсен. Иманыннан аермасын. 

Ә хәзер бер генә минутка сез дә минем кебек менә нәрсәне күз алдына китереп карагыз әле.  

Улыгыз (кызыгыз) башка милләт кешесенә өйләнде (кияүгә чыкты) ди. Оныгыгызга чын татар исеме кушу турында әйтмим (монысы меңгә бер инде аның. Чынбарлык без теләгәннән күпкә аянычрак: улларыбыз өйләнсә дә, кызларыбыз кияүгә чыкса да – барысы да башка милләтләрне арттыра. Хакыйкатьтән беркая  китеп булмый... Дөрес, аңлашып яшәгән катнаш гаиләләрдә кыз туса, балага исемне – әнисе, малай туса, әтисе сайлаган очраклар да бар: бертуган Галия белән Павеллар шулай барлыкка килә.), аны чиркәүгә алып барып чукындырмасыннар өчен киленегезгә (киявегезгә) 100 мең акча бирә алыр идегезме? Бирергә теләр идегезме? 

100 мең безнең үзебез өчен дә аз акча түгел. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com