Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеАш-суИкенче ашлар → Тун астындагы сыер ите


Тун астындагы сыер ите

Марина Дмитриева
Марина Дмитриева
26 ноября 2018
868 карау
Сез әле дә сыер ите озак әзерләнә дип уйлыйсызмы? Бүген мин сезгә итнең нәфис һәм йомшак иткә әверелү серен ачам!
Моның өчен имбирь тамырын турап, томаланып пешүче ит янына салырга кирәк икән.  (Имбирь суты протеиннарны таркатып,итне йомшарта икән.) 
Бу итне бәйрәм ризыгына әйләндерәбез! Моның өчен ике төрле сыр, бәрәңге һәм сыр житәчәк. 
 

Кирәк:

* сөяксез сыер ите – 300 г;
* башлы суган – 3 данә;
* имбирь – 10 түгәрәк;
* риккота – 250 г;
* бәрәңге – 4-5 данә
* эре тоз – тәменчә
* борыч – тәменчә;
* орегано (мәтрүшкә) – тәменчә;
* каты сыр – 150 г.


соус:
* су – 200 мл;
* майонез – 2 аш кашыгы;
* томат пастасы – 1 аш кашыгы.
 

Эш барышы:

  1. Итне 5 мм калынлыкта кисәбез. Форма төбенә җәеп чыгабыз. Ит кисәкләре өстенә имбирь салып чыгабыз. 

 
  1. Суганны урталайга бүлеп, эчен алабыз һәм аркылыга (канатлар рәвешендә) телемлибез. Суганны да ит өстенә салыбыз. Шушы ук этапта тоз һәм борыч сибәбез. 

 
  1. Риккота - киләсе катлам булып ятачак.  

 
  1. Бәрәңгене юка түгәрәкләргә телемлибез һәм риккота сыры өстенә җәеп чыгабыз. Мәтрүшкә сибәбез. Бәрәңгегә бераз тоз өстәсәгез була.  


5. Су, майонез, томат пастасын бергә болгатып, соус ясыйбыз. Ит өстенә агызабыз. 


6. Форманы фольга белән томалап, алдан 230 градуска җылытылган мичтә 40 минут тотабыз.


7. Форманы мичтән чыгарып, кырылган сыр сибәбез. Сыр кызарганчы 15-20 минут мичкә тыгабыз. 


8. Әзер итне өстәлгә яшелчә белән китерәбез.

Үз рецептыңны җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com