Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеАш-суИкенче ашлар → ​Майлы томат соусында тавык рулеты

​Майлы томат соусында тавык рулеты

Марина Дмитриева
Марина Дмитриева
16 июля 2019
242 карау


 

Көндәлек ризык буларак та, бәйрәм табынына да менә дигән сый ул тавык рулеты. Бик тиз әзерләнә. Үзе йомшак, үзе сусыл, сыр тәме килеп торган бу ризыкны гарнирсыз да, төрле-төрле гарнирлар белән дә, яшелчәләр белән дә биреп була табынга. 

 

9 рулет өчен кирәк: 

 

800-900 г тавык филесы; 

9 юка сыр слайслары; 

100 г атланмай; 

3 аш кашыгы аш серкәсе йә лимон суты; 

2 аш кашыгы горчица; 

тәменчә ачы борыч; 

тәменчә тоз (һәрбер рулетка – берәр чеметем); 

зур булмаган бер учлам рәйхан үләне (базилик свежий); 

2 аш кашыгы томат пастасы; 

200 мл су. 

 

Панировка өчен: 

 

2 аш кашыгы дөге оны; 

1 эрерәк йомырка. 

 

Тавык филесын 2 см калынлыктагы катламнарга кисеп, һәрбер кисәген пакетка салып, ике катын да тапалап алырга кирәк. 



Хуш исле лимон сутын йә аш серкәсен сиптерергә. 

Әзер горчица белән майлап алырга, борыч, тоз сибәргә. Ит кырыйларына берәр кисәк сыр телемнәре, атланмай кисәге, рәйхан үләне куеп чыгарга. 



Хәзер инде рулетларга төрергә. Әгәр дә ит берәр җиреннән җыртылып китсә, зыянлы түгел – панировка вакытында аны төзәтеп була. 

Һәрбер рулетны башта дөге онында әвәләргә, аннан күперткән йомыркага манып алырга. 





Кызган табага калган атланмайны салып, рулетларны алтынсу төскә кергәнче кыздырырга. 

Томат пастасына су кушып (томат согы белән дә ярый), тоз өстәргә дә рулетлар өстенә агызырга.



Капкач белән томалап, 20-25 минут чамасы сүрән утта әзер булганча пешерергә. 

Әзер булгач, өстенә майлы томат соусы салып, рәйхан яфраклары белән бизәп табынга чыгарабыз. 

Ашларыгыз тәмле булсын! 

 

Үз рецептыңны җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com