Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеМатур булыйк → ​Бит чистартканда 6 хата

​Бит чистартканда 6 хата

28 мая 2019
184 карау


 Битнең идеаль булмавы, организм эшчәнлегеннән генә түгел, аны ничек чистартуга да  бәйле. Хаталарны барлыйк.  

 
1. Бит өчен салфеткалар 

Бәлки, битне чистарта торган салфеткалар кулланудан туктап торыргадыр. Әйе, алар бик уңайлы, тик составындагы бер ингредиент макияжны сөртсә,  икенчесе бит тиресе күзәнәкләренә кереп, аларны ялкынсындырырга мөмкин.  

2. Майлы тирене артык нык чистарту 

Бер караганда, мондый типтагы бит тиресен бик җитди итеп чистартырга кирәк. Ләкин артык мавыкмау хәерле: ялкынсынган тире майны ныграк эшләп чыгара.   

3. Су температурасын үзгәртү 

Чынлыкта, кайнар  су бит тиресе күзәнәкләрен ачмый, ә салкыны япмый.  Юынганда суның температурасын үзгәртүдән файда юк.  

4. Скраб  

Скрабны  атнага бер тапкырдан да артыграк кулланырга ярамый. Бит тиресе ялкынсынырга мөмкин.  

5. Ингредиентлар  исемлеген укымыйсыз 

Кибеттә йөргәндә миңа бу кирәк әле дисең дә, косметика чараларын кәрзингә саласың. Ә аның составын бик сирәкләр укый... Ләкин хуш исле кушылмалар, аллергия сәбәпчесе булган күпчелек сульфатлар бит тиресенә файдалы түгел.  

 6. Сабын белән генә юу җитә дип уйлау 

 Уйлап карагыз, битегезгә нәрсә генә сөртмисез:  тоник, сыворотка, кояштан крем... Шуңа өстәп макияж һәм шәһәр һавасының бөтен пычрагы. Шуңа күрә кичен битне бер тапкыр гына юу җитми.  

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com