Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
 Notice: Undefined index: title in /var/www/tatmedia/syuyumbike.ru/htdocs/_modules/8.php on line 274
${Title} Ләлә Бәһрамшина психолог
Бирелгән сорау:
Нисек уз узене кулга алырга (Таня, Мэскэу)
Эксперт җавабы:
Хисләр ташып киткәндә үз-үзеңне кулда тоту бик җайлы түгел. Тиз генә тынычлану өчен бер ысул тәкъдим итәм: кулларны күкрәккә куеп, хәзерге мизгелдә сезне дулкынландырган хисне дөрес чагылдыручы сүз табарга кирәк. Бу минутта тирән итеп сулау бик мөһим. Сулышны кыссаң, әлеге ысул эшләми. Мәсәлән, болай: «Мине бер хис дулкынландыра. Ул – үпкә хисе. Мин ул хисне таныйм, кабул итәм һәм аңа үз тәнемдә урын бирәм». Хисләр төрлечә була ала, ярату хисе дә, көнләшү хисе дә, курку хисе дә... Курку хисе булганда, кулларны күкрәккә түгел, эчкә териләр. Шул рәвешле, без хисне танырга өйрәнәбез. Шушы минутта нинди хис борчыганын таныганнан соң, ул хиснең нилектән килеп чыкканын ачыклыйбыз. Һәрберебезнең дә ихтыяҗлары бар. Ул – безне башкаларның кабул итүенә ихтыяҗ, дуслыкка, мәхәббәткә, иреккә, хөрмәткә һәм башка бик күп төрле ихтыяҗлар. Алар кәнәгатьләндерелмәсә, негатив хисләр уяна. Безгә нәрсә теәгәнебезне ачкылауга караганда, нәрсәне теләмәвебезне ачыклавы җайлырак. Үпкәләтүләрен теләмим, яратмауларын теләмим,.. Шуннан чыгып, нәрсә теләгәнебезне ачыклыйбыз. Әгәр дә мине үпкәләтүләрен теләмим икән, димәк, хөрмәт итүләрен телим. Мине читкә этүләрен теләмим, дус күрүләрен телим... Бу – хисләрдән китеп, акылны эшкә җигү – кайсы ихтыяҗыбызның канәгатьләндерелмәвен ачыклау. Аннары аны канәгатьләндерү өчен мин нәрсә эшли алам – шул хакта уйларга кирәк булыр. Шул рәвешле акылны да кулланып, без үз хисләребезне танырга, аның каян килеп чыкканын ачыкларга, ул сәбәпне бетерергә һәм нәтиҗәдә үз-үзебезне кулга алырга өйрәнәбез.
Сораулар
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com