Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → ​Татарстан укучылары кытай теленнән имтихан биргән

​Татарстан укучылары кытай теленнән имтихан биргән

Чулпан ГАЛИӘХМӘТОВА
Чулпан ГАЛИӘХМӘТОВА
16 июля 2019
153 карау


Республиканың чыгарылыш сыйныф укучылары инженер-техник юнәлешкә өстенлек бирә.  Моны бердәм дәүләт имтиханнарында информатика фәнен сайлаучыларның елдан-ел артуы да  раслый. Республикада 4 укучы кытай теленнән дә үз көчен сынап караган. Мәгариф һәм фән министры моны  икътисад белән бәйли. «Хәзер планедата 4 кешенең берсе – кытай», – диде ул дөньяның  кая таба баруына  ишарә ясап, бүген Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында.  

Быел республикада  укучылар  кытай теленнән беренче тапкыр бердәм дәүләт имтиханнары тапшырган. Имтихан нәтиҗәләре  Россиядәге уртача күрсәткеч белән чагыштырганда 5,75 баллга түбәнрәк булган.  Министр  әлеге телдән имтихан бирүне гадәти һәм күптән көтелгән күренеш дип атады.  Кытай белән мөнәсәбәтләрнең яхшы булуын искә алып,  әлеге телне сайларга дөньяви икътисад этәрә дип аңлатты.   

2022 елдан инглиз теле буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшыру мәҗбүригә әйләнә.  Шуңа күрә әлеге фән буенча әзерлек аеруча актуаль.  Республикада чит телләр укытуны үстерү буенча юл картасы да төзелгән.  «Ул вакытка  мәктәпләрдә имтихан бирү буенча әзерлек зур булачак», – дип вәгъдә бирде министр. Әлегә  инглиз теленнән БДИның  уртача нәтиҗәләре 2014 елдан башлап үсештә. Шулай ук профильле математика,  рус теле буенча уртача баллар елдан-ел арта.    

Быел 100 балл белән бәяләнгән эшләр саны да арткан. 181 укучы – 100 балл җыючылар исемлегендә. Ш. Мәрҗани исемендәге икенче санлы татар  гимназиясе укучысы Рамил Баһавиев  бердәм дәүләт имтиханнарында иң күп балл җыючы. «399 балл белән ул  илнең теләсә кайсы вузына укырга керә ала иде. Ә Рамил безнең   югары уку йортын сайлады. Йөз балл җыйган һәр  студент игътибар үзәгендә. Алга таба аларга стажировкалар  белән дә ярдәм итәчәкбез», – дип белдерде мәгариф министры.   

Быелгы  бердәм дәүләт имтиханнары кампаниясендә  5 укучы телефон яки шпаргалка белән тотылып, аудиториядән чыгарып җибәрелгән. Алар сентябрь аенда өстәмә имтихан бирү көннәрендә  янә сынау узачак.  «Шпаргалкалар  стенага эленеп торган мылтыкка тиң. Кайчан да булса  атмый калмый», – ди  Рафис Борһанов.  

 Республикада 18 чыгарылыш сыйныф укучысы әлегә  аттестат ала алмаган.  Узган ел алар саны  ике тапкырга күбрәк булган. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com