Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → Россиядә иҗтимагый күзәтү комиссияләренең составы үзгәртелә

Россиядә иҗтимагый күзәтү комиссияләренең составы үзгәртелә

Чулпан ГАЛИӘХМӘТОВА
Чулпан ГАЛИӘХМӘТОВА
18 июля 2019
100 карау
Агымдагы елның көзендә Россиянең  44 төбәгендә, шул исәптән, Татарстанда да,  тоткыннарның хокукларын саклауны контрольдә тоту белән шөгыльләнгән Иҗтимагый күзәтү комиссияләренең составы үзгәртелә. ТАСС хәбәр итүенә караганда, 19 июльдә «Российская газета»да  кандидатлар чыгару процедурасы  турында рәсми рәвештә игълан ителәчәк.  

Россиянең Иҗтимагый палата сәркатибе  Валерий Фадеев  әлеге процессның катлаулы булуын әйткән.  Канун буенча кандидатларны  җәмәгать оешмалары гына тәкъдим итә ала. Димәк, әлеге оешмалардан рекомендация хаты кирәк булачак. «Шулай ук намзәтләрнең һәм туганнарының  бервакытта да хөкемгә тартылмаганннары хакында белешмәләр дә булу шарт», – ди сәркатип.  

Кандидатларны октябрь аена кадәр тәкъдим итәргә мөмкин. Шуннан соң  Россия Иҗтимагый палатасы  советы  яңа состав өчен тавыш бирәчәк.  Әлегә Валерий Фадеев  ил халкын  актив  рәвештә күзәтү комиссияләре составына кандидатураларын куярга чакыра.  

 Татарстанда хәзерге Иҗтимагый күзәтү комиссиясенең вәкаләтләре 20 октябрьдә тәмамланачак.  

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com