Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → Быел россиялеләргә Хаҗга бару өчен өстәмә 5 мең квота бирелгән

Быел россиялеләргә Хаҗга бару өчен өстәмә 5 мең квота бирелгән

19 июля 2019
68 карау
Россия төбәкләреннән 25 мең 500 кеше Хаҗ сәфәре кылыр дип көтелә.


 

Быел, өстәмә 5 мең квотаны исәпкә алып, Россиядән 25 мең 500 кеше Хаҗга барыр дип көтелә. Бу хакта Мәскәү-Казан-Симферополь шәһәрләрен тоташтырган, Хаҗга багышланганвидеокүпер барышында Россия мөфтиләр советы рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөхтәсибәте рәисе Рушан хәзрәт Аббясов әйтте.

“Квота 20 мең 500 иде. Безнең үтенеч буенча, безгә тагын 5 мең урын өстәделәр, шул рәвешле барлыгы 25 500 урын”, - диде ул.

Рушан хәзрәт сүзләренчә, ким дигәндә 25 мең исәбендә бу квотаны алга таба тотрыклы итәргә тырышачаклар. “Безнең үтенечләрне игътибарсыз калдырмыйлар. Без 25 меңгә дә дәгъва итә алабыз”, - ди ул. Согуд Гарәбстаны бөтен дөньядан мөселманнарга квотаны 1 мең кешегә 1 урын исәбеннән бирә.

  • Россиянең 60 тан артык төбәге Хаҗ сәфәрендә катнаша. Иң күп квота Дагыстанга каралган – 10 мең урын. Татарстанга 1800 квота бирелә. Рушан хәзрәт Хаҗ йолалары 9-10 август көннәрендә башлану ниятләнгәнен әйтте.

Фото: Султан Исхаков

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/19/190049/

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com